Кызыл китаптагы үсемлекләр һәм гөмбәләрне җыйган өчен иректән мәхрүм итә һәм штраф түләтә башлыйлар

Дәүләт Думасы бу җәһәттән закон кабул иткән.

Дәүләт Думасы Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм гөмбәләрне законсыз җыйган һәм юкка чыгарган өчен җинаять җаваплылыгы керткән. Иң зур җәза – 1 миллион сумга кадәр штраф белән, 6-9 елга иректән мәхрүм итү. Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм гөмбәләр, кыргый хайваннарны законсыз җыйган-аулаган өчен һәм әйләнешкә керткән өчен шундый җәза чарасы каралган.
Әлеге закон буенча, табигать хәзинәсен максатчан юкка чыгару, җыю яки әйләнешкә кертү билгеләнгән очракта гына җинаять җаваплыгы каралган. Саксызлык яки белмәү сәбәпле кылган гамәлләр өчен мондый җаваплылык күздә тотылмый. Дәүләт Думасының Шәһәр төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников шулай дип аңлатып үткән. Ул кайбер төбәкләрдә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрнең сирәк төрләрен юкка чыгару очраклары ешаюын билгеләп үткән.
Сүз уңаеннан, Татарстан Дәүләт Советы законсыз ау өчен минималь штраф күләмен 4 тапкыр арттырырга тәкъдим иткән иде.


Фикер өстәү