Табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина: Тоз кешенең баш миенә тәмәке кебек тәэсир итә

Кеше елына уртача 8 килограмм тоз ашый. Белгечләр моны бик зур сан дип атый. Көндәлек рационыбызның алыштыргысыз өлешенә әверелгән тозны чамалап кулланырга киңәш итә алар. Файдасы шактый булса да, чама хисе югалса, гади генә тоз да организмыбыз өчен дошманга әверелергә мөмкин. Аш тозының без белгән һәм белмәгән яклары турында табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина сөйләде.

Гөлназ Шәйдуллина

– Тозның файдасы нәрсәдә?

– Организмыбыз тозсыз яши алмый. Ул, иң беренче чиратта, матдәләр алмашы өчен кирәк. Халык телендә «тоз» дип йөртелгән натрий хлориды мускуллар, гормоннар эшчәнлегендә дә катнаша. Безнең тән тукымасы, мускул, күзәнәкләр – барысы да суга мохтаҗ. Тоз исә аларга кирәкле суны организмнан чыгармыйча саклап тота.

– Тозны чамадан тыш күп куллану куркынычмы?

– Бу, иң беренче чиратта, кан басымын күтәрә. Тозны чамадан тыш күп кулланган кешегә бөер һәм бавыр авырулары, атеросклероз килеп чыгу куркынычы да яный. Тоз күпкә китсә, организмдагы кальций юыла. Димәк, тешләр, сөякләр дә зәгыйфьләнә дигән сүз. Кальцийга кытлык аркасында остеопороз да барлыкка килергә мөмкин. Әйткәнемчә, тозның чамадан тыш күп керүе аркасында, организмда су тоткарлана башлый. Төгәлрәк әйтсәк, 1 г тоз 200 мл суны тоткарлый. Нәтиҗәдә кеше шешенергә мөмкин. Эчке әгъзалар эшчәнлегенә дә тискәре йогынты ясый бу. Тозны чамадан тыш куллану йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр диабеты, яман шеш, хроник үпкә авыруы кебек чирләр килеп чыгу ихтималын да арттыра.

– Ни өчен, тозлы ризык ашагач, гел тозлыны ашыйсы килеп тора?

–  Тоз кешенең баш миенә тәмәке кебек тәэсир итә. Аны активлаштырып җибәрә. Шуңа күрә тозлы ризыктан соң тагын тозлыны ашыйсы килә.

– Соңгы арада «яшерен тоз» дигән төшенчәне дә еш ишетергә туры килә. Анысы нидән гыйбарәт?

– Безнең хәзерге туклану рационыбызда тозсыз ризык юк диярлек. Кеше көн саен ашаган ризыкның 80 процентында яшерен тоз бар. Ул, нигездә, ипи, печенье, казылык, чипсы кебек эшкәртелгән продуктларда була. Әйтик, күпләр үз иткән гамбургерда 1000 миллиграммнан артык тоз бар. Ризыкка тәм кертү өчен өстәлгән тоз без көн дәвамында кулланган тозның нибары 20 процентын гына тәшкил итә. Ит, балык, йомырка кебек продуктларның үзләрендә үк тоз бар. Әйтик, тозсыз гына әзерләнгән ит ризыкларында 3–4 грамм чамасы тоз була. Шуңа күрә тозсыз диетада утыручыларга шуларны да истә тотарга кирәк.

Белеп тор!

– Кеше көненә, күп дигәндә, 5 грамм тоз ашарга тиеш. Әмма чынбарлыкта саннар күпкә зуррак. Әйтик, Россиядә яшәүчеләр көненә уртача 12 г тоз ашый. Европа белән АКШта бу күрсәткеч 10 г тәшкил итә.

– Югары кан басымыннан интеккән кеше ашаган тозның көнлек нормасы 1 граммнан да артмаска тиеш.

– Күп кенә авырулар вакытында кешегә тозсыз диетада утырырга яки көн дәвамында ашаган тоз күләмен чикләргә туры килә. Аерым алганда бөер авырулары, энурез, артык авырлык, шешенү, гипертониядән интеккән кешеләр көндәлек рационына шундый үзгәрешләр кертергә тиеш.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү