Татар эстрадасы артистының туганы махсус хәрби операциядә вафат булган

Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанованың туганы махсус операциядә һәлак булган. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итте.

«Айдар туганыбызның урыны оҗмахта булсын. Бигрәк тә әнисе Рәзифә апага Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен», –дип язган Гөлнара Тимерҗанова.

Айдар – җырчының әнисе ягыннан өченче буын туганы. Украинага киткәнче, Нефтекамск шәһәрендә яшәгән. Аны 16 апрель көнне туган авылы – Башкортстанның Калтачы районы Күгәрчен авылында җирләгәннәр.

 

 


Фикер өстәү