Казанда бер ир-ат кайнар пилмән сата торган автомат уйлап тапкан

Казанда Семен Фролов кайнар пилмән сата торган автомат уйлап тапкан. Аның җайланмасы 2 минут эчендә әзер ризыкны җылытып бирә. “Реальное время” язганча, мондый аппарат “пешергән” бер порция пилмән 249 сум тора.

Фролов әйтүенчә, Pel-Meni автоматы проектын ул 4 ел эшләгән. Үзенә кирәкле рецептны сайлап алу өчен 3 ай чамасы исраф ителгән. Автомат эчендә пилмәннәр сакланыла торган суыту камерасы бар. Шулай ук анда җылыту блогы урнаштырылган. Суыткычка, май һәм тәмләткечләр салып, өлешчә пешкән пилмәннәр тутырыла.


Фикер өстәү