24 яшьлек хатын-кыз поезд бәдрәфендә бәби тапкан һәм аны үз куллары белән үтергән

24 апрель иртәсендә электричкада яңа туган баланың мәетен табалар.

Мәскәү прокуратурасының Telegram каналы хәбәр итүенчә, пычак белән күп санлы җәрәхәтләр ясап, көч куллану нәтиҗәсендә үлгән сабыйның мәетен электропоезд вагонының бәдрәфендә тапканнар. Табылдыкка Фрезер шоссесы янында тап булалар.

Шикләнелүче 24 яшьлек хатын-кызны тикшерүчеләр һәм транспорт полициясе хезмәткәрләре тоткарлый. Аны сорау алуга алып баралар.

Тикшерү фаразы буенча, яшь хатын поезд бәдрәфендә бәби тапкан һәм аны үтергән. Җинаятьнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.


Фикер өстәү