Мәктәп укытучысы мошенникалар өчен 1,6 млн сум кредит алган

Чаллы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы телефон аферистлары корбаны булган, алар аны ике тәүлек дәвамында алдалап килгән.

Кертемне саклау кирәклеге турында хәбәр итеп, «банк хезмәткәрләре» проблеманың оптималь чишелешен тәкъдим иткәннәр. 23 яшьлек кыз, үгетләүләргә бирелеп, үз акчасын счеттан алган, тагын берничә кредит рәсмиләштергән һәм нәтиҗәдә банкоматлар аша 1 миллион 673 мең сум күчергән.

Соңрак полиция сөйләшүләрнең Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе номерлары буенча алып барылуын ачыклаган.


Фикер өстәү