Яман шешкә каршы торучы ризыкларны атаганнар

 Табиб-кардиолог Ольга Бокерия эчәклек микрофлорасын сакларга ярдәм итүче һәм аның эшенә уңай йогынты ясаучы ризыклар турында үзенең “Telegram-канал”ында язган. Белгеч сәламәтлек өчен туклану буенча мәгълүмат белән бүлешә. Бу хакта «Кызыл таң» яза.

Эксперт иртән лимон белән су эчәргә киңәш итә. Ул ашказаны-эчәклек системасы эшенә булыша һәм матдәләр алмашын яхшырта.

Шулай ук рационга груша, алма һәм банан кертергә кирәк. Алар организмга тәэсире буенча кыйммәтле экзотик җимешләрне җиңел алыштырачак. Аларда пектин бар, ул эч катуга каршы көрәшкә һәм яман шеш күзәнәкләренең үсешен чикләүгә ярдәм итә.

Бу ризыклардан тыш, сельдерей һәм чикләвек мае да бик файдалы. Алар аеруча бергә кушылган очракта ашкайнату өчен файдалы. Белгеч билгеләп үткәнчә, чикләвек мае сөртелгән сельдерей ачыкканда капкалап алу өчен дә бик яхшы ризык.

«Чикләвек мае начар холестеринны киметәчәк, яхшысын арттырачак, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауда ярдәм итәчәк», — ди медицина фәннәре докторы.


Фикер өстәү