Татарстан синоптиклары җылы һава торышын фаразлыйлар

Юрий Перевденцев бу атнага һава торышын фаразлаган.

Татарстанда салкынча һава урнашты. Хәзер тәүлеклек уртача температура апрель ахырындагыга караганда да салкынрак. 1 майда һава температурасы 30 градуска кадәр җитеп, 150 ел элек булган рекорд кабатланса, соңгы көннәрдә Арктикадан суык һава агымы килеп керү сәбәпле, кинәт салкынайтты. Шунысы сөендерә: явым-төшемнәр булды. Казанда – 41 миллиметр күләмендә яңгыр яуды, дигән КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.
Хәзерге вакытта төнге сәгатьләрдә һава температурасы – көндезгегә караганда күпкә түбән. 11 май төнендә Татарстанда янә урыны белән кыраулар көтелә.
Якшәмбе – 14 майда салкынча, яңгырлы булачак. Әмма киләсе атна башыннан һава температурасы акрынлап күтәреләчәк. Тәүлеклек уртача температура +15 градустан узу җәй җитүне аңлата. Гадәттә май урталарында шулай була, дигән метеоролог.


Фикер өстәү