Төзек йортта яшисең килсә…

Белеп тотасы. Күпфатирлы йортларны төзекләндерү өчен халыктан җыелган акчаны үз мәнфәгатьләрендә тоткан җитәкчеләргә җинаять җаваплылыгы каралган. Кыскасы, ул акчага бәйрәм ясарга ярамый!

Ай саен капиталь төзекләндерүгә дип акча түләп барган кеше үзенә тиешлене аламы? Гомумән, яшәгән йортыбызның яңаруын озак көтәсеме? Төзекләндерүне беренче чиратта кемнәргә ясыйлар? Министрлар Кабинетында узган очрашуда әнә шул хакта сөйләштеләр.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатулов әйтүенчә, быел Татарстанда  44 республика һәм федераль программа тормышка ашырылачак. Моның өчен 54 млрд 354 миллион сум акча тотылачак. Әлеге программа кысасында  төзелеш тармагына караган 3495 объект та бар.

– Быел Татарстанда 751 күпфатирлы йорт капиталь төзекләндереләчәк. Капиталь төзекләндерү өчен ел саен 6 млрд сум акча тотыла. Бу акчаның 60 проценты –милекчеләрнеке, 20 проценты – дәүләт бюджетыннан, тагын 20се – район хакимияте акчасы, – ди министр.

Татарстанда капиталь төзекләндерү программасы 2008 елдан бирле эшли. Татарстан бу юнәлештә дә беренчеләрдән була. Шул елны милекчеләрдән җыелган акча Республиканың капиталь төзекләндерү фондындагы махсус казна счетына күчә башлый. Бүген Татарстанда 2043 елга кадәр төзекләндерү  программасы кабул ителгән инде.

–  Әлеге күпьеллык  программага  башта 15378 йорт кергән иде. Хәзер инде аларның саны артып, 17423кә әйләнде. Программада республиканың һәр районы катнаша. Төзекләндерүгә 6 төрле эш керә. Болар – түбәне төзәтү, йортның фасадын яңарту, йорт эчендәге инженер  системаларын алыштыру (салкын, кайнар су, җылылык, электр, подвал, газ, канализация),  подвалдагы эшләр, фундаментны ныгыту һәм яңа лифт кую. Быелның 1 мартыннан йортта яшәүчеләр үзләренә кирәклерәк хезмәтне сайлый ала. Кемдер сөлге киптерү торбасын яңарта, кемдер радиаторларны алыштыруны сорый. Подвалга һава торышын көйләүче төймәләр куйдыртучы милекчеләр бар, – ди министр. Сүз уңаеннан, быел 257 лифт яңартылачак.

Апас районында эшләр ахырына якынлашкан инде. Барлык төзекләндерелүче йортларның 99 процентында эш беткән. Күп җирләрдә эшнең яртысын төгәлләгәннәр. Ә менә республиканың өч районы – Кайбыч, Чирмешән, Әлки быел бу программада катнашмаган. Белгечләр сәбәбен акча җитмәүдән күрә. Баксаң, районнарның күбесендә бер ел акча туплап, аннан соң зуррак эшләр башкаралар икән.

Ничек  әлеге исемлеккә эләгергә соң? Моның өчен милекчеләр җыелыш җыеп, тавыш бирергә һәм беркетмә тутырырга тиеш. Идарәче оешма ул беркетмәне район хакимиятенә тапшыра. Министр әйтүенчә, төзекләндерү таләп ителүче йортларга белгечләр дә елга ике тапкыр  чыгып, күзәтү ясый икән.

Төзекләндерү бер хәл. Халыкны, йортны тышкы яктан матурлагач, аның подъездларының җимерек калуы да борчый.  Баксаң, подъезд эче 5 ел саен төзекләндерелеп торырга тиеш икән. Ә менә йортны яңартып та, хилафлыклар килеп чыкса, су басса, җимерелсә, бу очракта Татарстанның торак инспекциясенең техник күзәтү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк икән. Алар башкарган эшләрен 5 ел дәвамында контрольдә тотарга тиешле оешмага бу хакта хәбәр итә. Алар кимчелекләрне бетерергә тиеш булачак.

Сүз башым акчага бәйле булган кебек, инде ахырда да халыкның капиталь төзекләндерү өчен күпме акча түләргә тиешлеген искәртеп үтәсем килә. Татарстанда  әлеге хезмәт өчен фатирның бер квадрат метрына 6 сум 95 тиен түләнә. Шуны фатирның гомуми күләменә тапкырларга кирәк. Мин исәпләп карадым: безнең идарәче оешма алдаламый икән. Сез дә санап карагыз. Иң мөһиме – гомер буе түләгән акча юкка чыкмасын, аның игелеген күреп, матурланган йортларда яшәсәк иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

САН

2008дән 2022 елга кадәр эшләнгән эшләр

– 52,33  миллион квадрат метр мәйданда 11685 күпфатирлы йорт төзекләндерелгән.

– Бу йортларда 2 миллионнан артык кеше яши.

– Шушы вакыт эчендә капиталь төзекләндерү өчен 83 млрд 177 миллион сум акча тотылган.

 


Фикер өстәү