175 гимназиядәге атыш вакытында яраланган татар теле укытучысы: «Һаман да төзәлми яралар»

175 мәктәптә атыш булуга бүген ике ел тулды. Әлеге канлы фаҗига күпләрне гомерлек хәсрәткә салды. 

Әлеге мәктәптә дүрт ел буе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Диләрә Галиуллина Илназ Галәвиев бәреп кергән 8 А сыйныфы җитәкчесе була. Бүген, фаҗига булган көнне, укытучы укучыларын искә алып, шигырь язган. Аны сезгә тәкъдим итәбез.

11.05.2021- 11.05.2023
2 ел💔💔
Җитте бу көн…Яралар яңадан яңара
Күзләрдән кап — кайнар яшь тама😭

Ике ел….үтте дә китте ул…
Вакыт бит, чаба ул, аямый.
Вакытның үткәне сизелми
Үткәнгә бер кем дә кайта алмый.

Ике ел …үтте дә китте ул…
Кайтмыйлар кабердән балалар
Вакытлар үтсә дә, сизелми
Һаман да төзәлми яралар ….

Сабырлык бирсәнә, Аллаһым🤲
Төзәлсен бар булган яралар.
Өметләр өзелә, сыкрана күңелләр
Кайтмыйлар бер киткәч, балалар.😭💔

Диләрә Галиуллина
11 май, 2023нче ел.

175 нче гимназиядәге атышта зыян күргән Мулланур Мостафин: «11 май  якынлашкан саен күңелдә ниндидер сискәнү бар»

«Улларының туена әзерләнеп йөргән көннәрендә кызларының җеназасын үткәрәләр…»


Фикер өстәү