#КаzanForum: Казанның телевидение манарасында форум уңаеннан бәйрәм утлары кабызыла

Казанның телевидение манарасында “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” форумы уңаенннан бәйрәм утлары кабызылачак.

Бу хакта “Татар-информ” Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы хәбәренә таянып яза.

Телевидение манарасында аллы-гөлле утлар өч көн дәвамында – 19-21 майда 20.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькәчә янып торачак.
Исегезгә төшерәбез: бүген форумның икенче көне уза.


Фикер өстәү