Жалюзи юу сере

1 литр суга 1әр аш кашыгы савыт-саба юу сыекчасы һәм 9 процентлы уксус исәбеннән, эремә ясыйбыз. Кулга катмарлы (махровый) иске оекбаш яки бияләй киеп, эремәдә чылатабыз һәм жалюзиның һәр пластинасын юабыз. Шуннан соң кондиционер салынган чиста су (1 литр суга 1 чәй кашыгы) белән сөртеп алабыз.

Ә бик нык пычранган жалюзины ваннада савыт-саба юу сыекчасы салынган суда 30–40 минут тотабыз. Аннан инде душ лейкасыннан аккан җылы су белән чайкатабыз.

Сүз уңаеннан, кояшта саргайган яки вакытлар узу белән караңгырак төскә керә башлаган пәрдәне (шифон, органза һәм башка шундый җиңел материалдан) юар алдыннан төнгә чәй содасы  яки тоз белән кер порошогы эремәсенә (1 литр җылы суга 1 чәй кашыгы исәбеннән) салып калдырырга кирәк. Болай эшләгәндә, пәрдә күзгә күренеп яңарачак.


Фикер өстәү