Танылган блогер Рөстәм Нәбиев кулын сындырганнан соң янә бәлагә юлыккан

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев социаль челтәрдә кабыргасының сынуы турында хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, берничә көн буе аның бер яны авырткан. Моңа әһәмият бирмәгән, ә авырту көчәйгән. Түзеп тора алмаслык була башлагач кына табибка күренгән. Аңа ул начаррак хәбәр әйткән.

“Табибның сүзләре мине шок халәтендә калдырды”, – дигән Нәбиев.
Моңа кадәр ул кулын сындырган булган. Аңа гипс салганнар. Егет бу очрактан сабак алачагын әйткән. Хәзер ул, вакытлыча гына булса да, мөстәкыйль түгел.

“Мой Башкортостан” басмасы хәбәр иткәнчә, Рөстәм Нәбиев 2023 елны сәламәтлегенә багышларга булган. Бу хакта ул Аконкагуа тавына менгәннән соң, чит илдән кайткач белдергән. Батыр егет катлаулы өч операция ясатырга туры киләчәген әйткән.

Рөстәм Нәбиев: «Хатының булмаса, берәр эчкече булыр идең, диләр»


Фикер өстәү