Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

Бүген республиканың берничә районында яшенле яңгырлар явуы көтелә.

Татарстанда 26 майда алмашынучан болытлы һава, кайбер көнбатыш районнарында яңгыр һәм яшен көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан 4-9 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр, ә кайвакыт 20 м/с тизлеккә кадәр көчәергә мөмкин. Бу хакта Татарстанның Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.

Шул ук вакытта температура югары булып калачак, көндез +28дән +33 градуска кадәр җылы булачак.


Фикер өстәү