Дмитрий Медведев Украинадагы кораллы низагның күпмегә сузылачагын әйткән

Бүгенге Киев режимы сакланып калган очракта, Украина низагы дистәләрчә елларга сузылачак. Ул берөзлексез булмаячак – бер көчәеп, бер тынып торачак.

Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Вьетнамга сәфәре барышында шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Аның әйтүенчә, Киевнең нацистлык хакимияте асылын юк иткәннән соң гына низагның төгәлләнүенә ирешеп булачак. “Әлегә анда шул хакимият идарә иткәндә, әйтик, өч ел тынычлык, ике ел конфликт белән чиратлашып барачак. Киевнең нацистлык хакимияте асылын юкка чыгарырга кирәк», – дип белдергән ул.
Моңа кадәр Медведев Украинаның юкка чыгуының берничә вариантын әйткән. Шуларның берсе – махсус хәрби операциядән соң, дәүләтнең юкка чыгуы һәм аны Россия белән Европа берлеге илләре арасында бүлү.


Фикер өстәү