Зәйдә 45 яшьлек ир-ат канализация коесына төшеп һәлак булган

Коткаручылар шундук гадәттән тыш хәл булган урынга килеп җиткән. Бер коткаручы сулыш аппараты белән кое төбенә төшкән. 45 яшьлек ир-атның мәете альпинист җайланмалары ярдәмендә кое төбеннән тартып чыгарылган.

Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, фаҗига булган урынга шәһәр прокуратурасы вәкиле килгән. Ирнең һәлак булуы сәбәпле тикшерү үткәрелә, фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир канализация коесында эшләмәкче булган. Әмма, башы әйләнеп, коега егылган һәм һәлак булган.


Фикер өстәү