Казанда тукталышта торган кешеләр өстенә «ГАЗель» менгән

Казанда Җиңү проспекты һәм Дубравная урамы киселешендә трамвай юлларында юл-транспорт һәлакәте булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «ГАЗель» тукталышта торган кешеләр өстенә менгән. Бер кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр дә бар, дип хәбәр итә «Татарстан24».

Бу сәбәпле 5, 5а, 7 трамвайлар хәрәкәте туктатыла. Бу хакта «Метроэлектротранс» хәбәр итә.

Юлларда бөкеләр барлыкка килгән. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли.


Фикер өстәү