Рифат Зарипов туган көн концертында хәрби операциядән ялга кайтан егет белән җырлаган ВИДЕО

Кичә, 4 июнь көнне Казанның «Уникс» концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов 35 яшьлек юбилеен уздырды. Иҗатташ дусларын чакырып тамашачылар өчен зур бәйрәм оештырды.
Сәхнәгә махсус операциядә катнашучы егет, хәзер ялда булучы Нияз Вафин да булды. Ул Донецкида хезмәт итә. Аңа Рифатның җырлары күңел төшенкелегенә бирелмәскә ярдәм итә икән.

Рифат Зарипов кыска вакытлы ялга кайткан хәрбине «Ике минут» кына дигән җырын бергә җырларга чакырган.

Видеодан күренгәнчә, тәүге тапкыр сәхнәгә аяк баскан Нияз Вафинны «Уникс» залы бик җылы кабул иткән. Шунысын искәртергә кирәк егетнең вокаль белеме юк. Тамашачылар аны бик җылы кабул иткән — алкышларга күмгән.

Чыгыш ахырында Рифат Зарипов: «Егетләребезгә исән-сау булып, сәламәт булып йөреп кайтып, бергә матур иттереп уйнап-биеп, җырлап яшәргә язсын», – дип әйтә.


Фикер өстәү