Блогер Гүзәл Хөснетдинова сөенечле яңалыгы белән уртаклашты

«Женщина Оххонь» буларак танылган блогер Гүзәл Хөснетдинова социаль челтәрләренең берсендә шатлыклы яңалыгы белән уртаклашкан.

Ул язылучыларына сабый көтүләре турында әйткән. «Көтәбез синез җимешем! 15 атна», — дип язган ул.

Гүзәл һәм аның тормыш иптәше Рушан дүрт бала үстерә. Моннан тыш, бер ел элек вафат булган сеңлесе Лилиянең кызын да тәрбиялиләр. Туачак сабыйлары исән-сау булсын!


Фикер өстәү