Россия мәктәпләрендә квадрокоптерлар белән эшләргә өйрәтә башлаячаклар

Россия укучыларын квадрокоптерлар белән эшләргә өйрәтә башлаячаклар. Танышу курсын «Тормыш иминлеге нигезләре» дәресләренә кертергә мөмкиннәр, дип сөйләде РИА Новости белән әңгәмәдә РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.

«Заманча квадрокоптерлар. Бездә хәзер яңа технологияләр барлыкка килә. Минемчә, алар белән танышу, әлбәттә, кирәк», — дип саный ул.

Министр сүзләренчә, хәзер Ватанны саклау белән бәйле компонентларга игътибарны юнәлтеп, ОБЖ курсын киңәйтү дә мөһим.

Моннан тыш, дип өстәде Кравцов, «ОБЖ» атамасыннан «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләренә» дип үзгәртү турында да сүз бара.


Фикер өстәү