Таһир Һадиев: «Салкынга гына түгел, корылыкка да игътибар итәргә кирәк»

Татарстан Республикасының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе урынбасары Таһир Һадиев бүгенге һава торышы белән килеп туган вазгыятькә түбәндәгечә аңлатма бирде.

– Шушы арада Татарстан территориясендә урнашкан салкын һава — ул фаҗига түгел әле.  Помидор, җиләк, кыяр кебек  җылы яратучы культураларга  гына зыян килергә мөмкин.  Дөрес, салкын һава үсемлекләрнең үсешен  тоткарлый. Әмма бәрәңге өчен бернинди куркыныч та юк.  Күпчелек иген һәм терлек азыгы куьтураларыннан  яхшы уңыш җыеп алуга мондый һава торышы тискәре тәэсир ясамый.  Бары тик өлгереп җитү срогы гына озаккарак сузылырга  мөмкин.

Минемчә, бу проблемага  салкын дип кенә түгел, ә комплекслы якын килергә кирәк.  Республиканың күп районнарында, бигрәк тә көньяк-көнчыгышында,  корылыкка да игътибар итәргә кирәк.  Мәсәлән, яз һәм җәй көннәрендә Ютазы һәм башка бик күп районнарда явым-төшем бик аз булды. Анда корылык һавада гына түгел, туфракта да сизелә.  Азнакай, Әлмәт, Баулы районнарында да шул ук хәл күзәтелә.  Бу районнарда  гадәттән тыш хәл игълан итү бик нигезле булыр иде.  Чөнки санап үтелгән районнарда  терлек азыгы әзерләү буенча проблемалар бар. Иген уңышы да кимрәк булачак. Бүген терлек азыгы  узган елга караганда шактый кимрәк.  Ә азык белән  ярдәмчел хуҗалыкларны да тәэмин итәргә кирәк бит.  Шул ук вакытта республиканың төньяк өлешендә  терлек азыгы әзерләү буенча яхшы күрсәткечләргә ия булган районнар да бар.  Дөрес, бу район һәм хуҗалыкларда яңгыр күбрәк яуды, әмма алар килеп туган  шартларга ярашырга тырышалар, тиешле технологияләр кулланалар.  Бүген республиканың барлык территориясенә дә яңгыр кирәк. Һава торышы белән килеп чыккан вазгыятьне ничек бар, шулай кабул итәргә генә кала. Корылыкка каршы тору өчен  белгечләр һәм галимнәр  агротехник чаралар комплексын эшләргә тиеш.  Татарстанда корылык — еш “кунак”: ике-өч елга бер тапкыр булып тора.  Аны танырга һәм каршы тора алырлык чаралар эзләргә туры килә.

Бу проблеманы  тиз арада федераль монополиягә каршы хезмәткә җиткерергә кирәк.  Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре федераль ярдәм дә алырга, шул ук вакытта Татарстанга да өмет багларга тиеш.

Өч фактор – иген культурасын түбән бәядән сату, сөткә бәянең түбән тәгәрәве, кырау төшү һәм корылык билгеле бер проблема китереп чыгара.  Шул ук вакытта белгечләр, механизаторлар, җитәкчеләр кулдан килгәннең барысын да эшләргә  тырышалар. Бүген Татарстан Республикасы хөкүмәте дә бюджет бурычларын үтәп бара, әмма килеп туган вазгыять стандарт түгел. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү өчен стандарт булмаган карарлар кабул итү сорала.


Фикер өстәү