Владимир Путин халыкка мөрәҗәгать белән чыкты

Россия Президенты Владимир Путин «Вагнер» тарафыннан оештырылган хәрби фетнә куркынычы вакытында халыкның бердәмлеге өчен
рәхмәт әйтте. Мөрәҗәгатьне Кремль матбугат хезмәте трансляцияләде.

«Бу көннәрдә гражданнарның патриотик рухы, бөтен Россия җәмгыяте консолидациясе хәлиткеч роль уйнады. Бу ярдәм безгә Ватаныбыз өчен иң авыр сынауларны җиңәргә мөмкинлек бирде. Моның өчен рәхмәт ”, — диде ул.

Дәүләт башлыгы Россия җәмгыятен Ватан язмышы өчен җаваплылык белән берләштергәнлеген, иҗтимагый оешмалар, әйдәп баручы сәяси партияләр һәм дини конфессияләрнең ныклы позициядә булулары турында әйтте.

Путин шулай ук хәрбиләргә рәхмәтен әйтте.  «Вагнер» сугышчылары арасында Донбасс өчен көрәшкән патриотларның күп булуын искә төшерде.

 


Фикер өстәү