Чаллыда бер үк көнне өч ир-ат үз-үзләренә кул салган

30 июньдә Чаллыда өч ир-ат үз-үзләренә кул салган. Икесен — әнисе һәм апасы, тагын берсен —  предприятие эшчесе тапкан. Үлем алды язмаларын алар калдырмаган.

Иртәнге 3:30да Машинотөзелеш урамындагы предприятиеләрнең берсендә эшче үлгән каравылчыны тапкан. Ир-атка 67 яшь булган.

28 яшьлек улын ГЭС поселогының 8 комплексындагы фатирында 14 сәгатьтә әнисе тапкан.

56 яшьлек ир-ат яңа шәһәрнең 16 комплексында үз фатирында табылган. 14:30да аның җансыз гәүдәсен апасы таба. Элегрәк ир-ат авыртуга зарланган.

Хәзер ир-атларны мондый адымга нәрсә этәргәнлеге ачыклана.


Фикер өстәү