Танылган актер 25 яшендә вафат булган

25 яшендә Россия кино һәм телевидение актеры Дмитрий Кондрашов вафат булган, дип хәбәр итә RG.RU. Бу мәгълүматны яшь артистның агенты аның әти-әнисенә сылтама ясап сөйләгән. Аның үлеменең сәбәбе әлегә билгеле түгел һәм ачыклана.

Дмитрий Кондрашов 1998 елның 26 маенда туган. 2020 елда ул МГИКны тәмамлый.

Аның экрандагы дебюты 2018 елда чыккан «Сезон посадок» фильмында булды.

ФОТО: https://www.kinopoisk.ru/picture/3306489/?utm_referrer=yandex.ru

Фикер өстәү