Иртә өлгерешле карбызларның нинди хәтәр белән янавын аңлатканнар

Алар нитратларны күп күләмдә сеңдергән булырга мөмкин.

Табиб-диетолог, нутрициолог Александра Разаренова иртә өлгерешле карбызларның хәтәр белән янавы турында кисәткән. Аның әйтүенчә, хәзер сатуда күренә башлаган җиләк (әйе-әйе, фән буенча карбыз – җиләк) нитратларны күп сеңдергән булырга мөмкин.

Хәтәр карбызга юлыкмас өчен аның үлчәмен авырлыгы белән чагыштырырга кирәк. Табиб билгеләп үткәнчә, карбыз зур, әмма җиңел икән, димәк, әле кирәкле күләмдә су җыймаган, өстәмә химия куллану нәтиҗәсендә генә өлгергән.

Разаренова кырда үстерелгән сезонлы карбызларны көтәргә киңәш иткән. Ә алар август азагында гына сатуда пәйда була әле.


Фикер өстәү