Татарстанда боз яву һәм көчле җил булырга мөмкин

11 июльдә, Татарстан территориясендә һава шартлары бозылу көтелә, дип кисәтә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көндез һәм кич яшенле яңгыр яварга һәм җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Урыны белән боз явуы фаразлана.

Элегрәк КФУ профессоры сишәмбе, 11 июльдә, Татарстанда эссе көннәрне салкынча һава торышы алыштырачагы хакында хәбәр иткән иде.

 


Фикер өстәү