Ниһаять өйләнә! Татар эстрадасының буйдагы сөйгәненә тәкъдим ясаган ВИДЕО

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билаловлар кызлы булачак. Аларның уллары — җырчы, продюсер, аранжировкалар остасы Акбулат (чын исеме Булат — авт.) өйләнә. Бу хакта егет үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.

Зәйнәб ханыма еш кына 30 яшьлек улының өйләнүенә бәйле сораулар да юллыйлар иде: «Кайчан өйләнә инде? Сезгә оныклар кирәк» дип язучылар да булды аларга. Ниһаять Акбулат өйләнә.

Яшь җырчы сөйгәне Әдилә белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итәргә киткән иде. Шунда ул кызына тәкъдим ясаган — ул ризалаша. Әлеге видеога Акбулат «Яңа бүлек башлыйм» дип язган.

Алар якынча бер ел очрашып йөргәннәр.

Яшь парларны котлыйбыз!


Фикер өстәү