Татар эстрадасының бер гаиләсе аерылышуы турында хәбәр итте

Соңгы айларда интернет киңлегендә Ришат Фазлыйәхмәтов һәм аның хатыны Эльмираның аралары суыну, аерым яши башлаулары хакында хәбәрләр йөрде. Ришат әлеге имеш-мимешләргә нокта куеп аерылышуларын хәбәр итте. 
«БЕЗ АЕРЫЛЫШТЫК
Дуслар, журналистлар да сорап тора, сез дә күп язасыз:
«Ришат син гаепле», «Эльмира дөрес эшләмәгән» ише фикерләр дә бик күп килә. Ләкин дөресен без икәү генә беләбез һәм халыкка ачып салырга да теләмибез, бу безнең шәхси эшебез, ике олы кешенең уйлап эшләнгән гамәле. Гаеплене эзләү дә дөрес булмас, чөнки без үз тормышыбызны яшибез, әллә нинди шаблоннарга туры китереп яшәргә дә тырышмыйбыз, ничек бар-шулай!
Хәзер гомумән бу тема турында сөйләү миңа авыр бирелә, мине аңларсыз дип уйлым.
Дөресен, бәлки, вакыт узу белән сөйләрбез, сүз өчен түгел, ә киңәш итеп, тагын бер кат кабатлап китәсем килә: Мин  бу темага сөйләшергә теләмим! Аңларсыз дип ышанып калам», дип язган җырчы үзенең социаль челтәрләренең берсендә.
 


Фикер өстәү