Рөстәм Нәбиев: «Үзем белән чакырмасам, ул исән калган булыр иде»

Блогер Рөстәм Нәбиев Омск шәһәрендә казарма ишелгәндә һәлак булган хезмәттәше, авылдашы Фидан Мәүлиевның каберенә хәзрәт белән барып, аның рухына дога кылган.

Рөстәм белән Фидан бер взводта хезмәт иткәннәр. Казарма җимерелгәч һәлак булган 24 солдат арасында Фидан да бар. Рөстәм үзе дә могҗиза белән генә исән кала. Аны фаҗига булып 7 сәгать узганнан соң гына җимерекләр астыннан тартып чыгаралар. Рөстәм 7 кома, 20дән артык операция, 2 клиник үлем кичерә, 2 аягын югалта.

12 июль – Рөстәм өчен инде 8нче ел хәтер көне.

«Моннан 8 ел элек бу вакытта мин казарма җимерекләре астында ята, бу фаҗиганең масштаблары, шул исәптән үземнең дә исән калу-калмавымны белми идем.

Бары тик 4 көн узганнан соң гына миңа үлүчеләрнең исемнәрен әйттеләр… Аларның саны – 24…

Бүген мин барлык һәлак булган иптәшләремне искә алам. Шуларның берсе – авылдашым Фидан Мәүлиев җирләнгән зиратка мулла чакырдым.

Фидан белән армиягә бергә киттек. Түбәндәге фото минем телефонга присяга кабул иткән көнне төшерелде. Омскига килгәч тә без бергә булырга тырыштык. Бүленеш вакытында мин Фиданны бер взводта хезмәт итәргә үгетләдем. «Бер-беребезгә ярдәм итәрбез, терәк булырбыз, усаллардан якларбыз», – дидем. Ә хәзер, үзем белән чакырмасам, ул исән калган булыр иде, дип тә уйлыйм… Үземне гаепле тоям…

Без бүген фаҗигадә һәлак булган барлык дусларым рухына дога кылдык. Мин бу көнне беркайчан да онытмадым. Минем үземнең дә бер өлешем шунда калды, һәм әлеге йөрәк җәрәхәте гомерлеккә минем белән булачак», – дип яза Рөстәм.

Блогер Фиданның авылдагы әти-әнисе янына да кереп, хәлләрен белешеп чыккан. «Инде туганнарга әверелеп беттек», – ди ул алар турында.

 


Фикер өстәү