Ангелина, җәрәхәтләреннән тыш, калкансыман бизендәге чирдән интегә.
Кырым күперенә һөҗүм иткәндә исән калган 14 яшьлек Ангелина Мәскәү хастаханәсендә теш казналыгы-бит хирургиясе бүлегендә дәвалана. Табиблар кызның калкансыман бизендә хәтәр чир табып, “аутоиммуный тиреоидит” дигән диагноз да куйганнар. Бу хакта Mash телегам-каналы медиклар сүзләренә таянып яза.
Организмның иммунитеты калкансыман бизне зарарлый, дигән сүз бу. Табиблар Ангелинага гормональ терапия билгеләгән. Кызның хәле – уртача, әмма тотрыклы. Аның баш мие җәрәхәтләнгән һәм селкенгән, борын сөяге сынган.
Ангелина әти-әнисенең һәлак булуы турында белми, еш кына әнисен чкыруларын һәм аңа телефонын бирүләрен сорый икән.
Исегзгә төшерәбез: Белгород өлкәсеннән Куликлар гаиләсе автомобиле 17 июль көнне иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә Кырым күпере аша чыкканда шартлауга эләгеп, ир белән хатын һәлак булган, кызлары могҗиза белән исән калган иде.