Хәния Фәрхинең сеңлесе үкенече калуын әйтте

Бүген Хәния Фәрхинең бакыйлыкка күчүенә 6 ел булды. Аның бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина социаль челтәрдә күңелендәгесе белән уртаклашкан.

«Синсез бер ай, бер атна, бер көн яши алмас, һава сулый алмас кебек идем бит, Апау, йөрәк парәм, Кояшым минем!» Ә бит ел артыннан ел үтеп, сине бездән мәңгегә кайнар куеныбыздан алган көнгә 6 ел тулды… Шулай да яшәп була икән? Чыдаса да чыдар йөрәк, бетмәсә дә бетмәс күз яше… Нәрсә генә эшләсәм дә, кемнәр белән генә сөйләшсәм дә, синең хакта сүзем, уем, җаным, йөрәк тибешем. Нигә, Кояшым, үзәгемне өзеп, йөрәкне меңгә телгәләп, тормыш ямен алып киттең соң?! Акылым аңлый кебек, тик йөрәгем, күңелем кабул итми шул. Синең мәңгелек, үлемсез җырларың күңелне иркәләсә дә, йөрәкне айкап-чайкап, син юклыкны тагын бер кабат исбатлый. Әйе, яраталар, сагыналар, җырларыңны җырлыйлар, музееңа, һәйкәлеңә, мәңгелек йортыңа киләләр. Рәхмәт Кояшымның рухын яктыртучы, аны ихластан яратучы тамашачыларына, якташларына, якыннарыбызга, Кояшымның балакайларына, гаиләсенә.

Хәния апау, кан кәрдәшем, йөрәк парәм минем, без синең белән бербөтен идек шул. Икебез дә «Игезәкләр» йолдызлыгы астында туган, безнең уй-хыялларыбыз, тормышны ярату, туганнарыбыз өчен өзелеп тору, ата-ана хакларын хөрмәтләү, зурлау охшаш иде. Сау-сәламәт гомерләрдә, кулымнан килгәнне эшләп, син калдырган яктылыкны, нурыңны сүндермәскә иде. Якты истәлегеңнең утын сүндермичә, буыннан-буынга җиткерә алсак ярар иде, Иншаллаһ. Я, Ходай Тәгаләм, Кояшыма — оҗмах турләре, миңа җан тынычлыгы бирсәң иде калган гомерләрдә.

Апау, алтыным, безнең синең белән концертларыңда төшкән фотолар юк дәрәҗәсендә. Чөнки мин синең 4 сәгатькә якын барган концертыңда башым-аягым, уй-хыялларым, йөрәгем белән сиңа сокланып, яратып, моң дәрьяңа чума идем дә концерттан соң сине борчырга базнат итми идем. Анда сине сырып алалар да, синең яныңа үтә торганда түгел иде, ә үтәргә кирәк булган.», — дип үкенеп язган Фирүзә ханым.


Хәния Фәрхинең сеңлесе үкенече калуын әйтте” язмасына фикерләр

  1. Фирузэ ханым,бик дэрес сузлэр язылган, алланын рэхмэте яусын,туган жанлы кеше булуыгызга,охшана торган тугел,Фэниянен дэньядан китуенэ,ул хаман да исэн безнен эчен,бик зур рэхмэт ана , шундый матур жырларына, урыннары жэннэттэ булсын, авыр туфырагы жинел булсын,амин амин амин,э туганнарына,кызларына,энисенэ туземлек бирсен

Фикер өстәү