Сәламәтләндерү лагерендә бер бала үлгән

Чиләбе өлкәсендә балалар сәламәтләндерү лагеренда әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында бер бала үлгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара. 

2012нче елда туган малайның кинәт кенә сулышы туктаган.

«Тикшерү комитеты, балаларның ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча региональ ведомствоара комиссия эшли», –  дип хәбәр итә хөкүмәтнең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү