Алтайда вертолет һәлакәткәткә очрап, 6 турист үлгән, 7се зыян күргән

Алтайда вертолет һәлакәткә  очрап 6 кеше үлгән, 7 кеше зыян күргән. Бу хакта Mash телеграм каналы хәбәр итә.

Ике кешенең хәле – авыр, берсенең уртача авырлыкта  булуы мәгълүм.

Һәлакәт Тюнгур авылы янында була. «АлтайАвиа» компаниясенең «Ми-8» вертолеты белән идарә итүче пилот утыру мәйданчыгына төшәргә җыенганда анда вертолет булуын күреп ала. Шунлыктан ул кырга төшеп утырырга карар кыла.

Тик утырган вакытта ул ут чыбыкларына эләгеп, һәлакәткә очрый.

Борттагы пассажирлар исемлеге «Комсомольская правда» сайтында чыкты:

Горбунов Евгений 1989

Кургаева Яна 1988

Мацулев Владимир 1975

Даниленко Инга 1959

Смирнова Татьяна 1986

Ишутин Игорь 1989

Запара Алексей 1988.

Ратников Александр 1963

Паташенко Елена 1987

Камарова Наталья 1969

Волова Аурика 1979

Кузьмина Юлия 1976

Левшукова Елена 1980

 


Фикер өстәү