Гүзәл Уразова «чирен» башкаларга да йоктырырга җыена (ВИДЕО)

Гүзәл Уразованың «Мин — бәлеш» җырын тамашачы ятлап бетергән иде, хәзер аңа алмашка тагын бер җыры «табадан» төшкән. Ул «Күчтәнәч» дип атала.

«Дуслаа-ар, урраа, өйрәнә торыгыз! Вот это я понимаю — күчтәнәч! Бомба җыр бу! Бер тыңласаң, тагын тыңлыйсы килә, өч тапкыр тыңласаң, чирлисең. Кич яткач йоклап китеп булмый, уйный да уйный. Иртән торсаң,тагын тыңлыйсы килә… Пока дару уйланып табылмаган. Риназ Фазлиахметов бу жырның көен язып китергәч, сүз авторына бирдек. «Нинди странный көй соң бу, иҗек тә туры китереп булмый», -диде. Марат Мухинга тыңлаткач, че то странный көй, квадраты юк, ни башы ни ахыры, ди. Көлдек. Ул да булса шушындый җыр туарга тиеш булган икән. Ничек сезгә?» — дип язган җырчы.

Кыскасы, бәлеш янына күчтәнәче дә булды хәзер. Тик нидер җитми төсле… Мунчамы шунда?..

 


Фикер өстәү