Суга бата башлаган ике баланы коткарган ир үзе батып үлгән

26 июльдә Алтай краеның Усть-Камышенка авылында Николай Горбунов Чарыш елгасында балык тота. Бу вакытта аның гаиләсе яр буенда ял итә.

Кинәт ир суда бата башлаган ике баланы күреп ала һәм ярдәмгә ташлана.  Ул балаларны коткара, тик үзе су төбенә китә. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Николайныңның хатынының сеңлесе Алена: «Баткан балаларның әти-әнисе янәшәдә генә иде, әмма алар балаларын коткарырга кермәделәр. Бер Коля гына ярдәмгә ташланды», – дигән.

Николай хатыны күз алдында һәлак булган. Ә балалары коткарылган гаилә рәхмәт тә әйтми китеп барган.

31 яшьлек Николайның 4 баласы ятим калган.


Фикер өстәү