Стоматолог Эльвира Хөсәенова: “Тештәге пломбаны даими рәвештә алыштырып торырга кирәк”

Күбебез тештәге пломбаны искесе килеп төшкәч кенә алыштырылырга тиешле әйбер кебек кабул итә. Баксаң, тешләргә зыян килмәсен өчен аларны даими рәвештә яңартып торырга кирәк икән. Табиб-стоматолог Эльвира Хөсәенова моны түбәндәгечә аңлата:

“Тештәге пломбагызны алыштырырга кирәк”, – дигән сүзне ишетүгә күпләр шакката. Бу аңлашыла да: ул бит килеп төшкәч кенә куелырга тиешле әйбер кебек кабул ителә. Чынлыкта тешкә куелган пломбаны даими рәвештә алыштырып торырга кирәк. Ник дигәндә, теләсә-кайсы материал кебек үк пломба өслеге дә иртәме-соңмы туза, акрынлап җимерелә, кителә башлый. Анда ярыклар да пәйда булырга мөмкин. Бу исә –микроблар үрчү өчен менә дигән җирлек. Алар, үз чиратында, төрле теш авырулары китереп чыгара”, – ди табиб.

Гомумән, тешләрне тиешенчә тәрбияләп, вакытында дәваларга киңәш итә ул. Юкса, нәтиҗәсе шактый аяныч булырга мөмкин.

– Тештә кариес пәйда булса, аны тиз арада дәваларга кирәк. Юкса, ул күпкә җитдиерәк чиргә әвереләчәк. Аерым алганда ул нерв ялкынсынуга, периодонтитка китерә ала. Теш янындагы тукымаларда ялкынсыну башланырга (абсцесс) да мөмкин. Теш тамыры тирәсендәге тукыма ялкынсына, авырта башлый. Зарарланган теш өчен генә түгел, бөтен организм өчен зыянлы бу. Анда үлек җыелып шартласа, канга инфекция эләгеп, сепсис (кан зарарлану) ук башланырга мөмкин, – дип кисәтә табиб.


Фикер өстәү