Татарстанда машина әйләнгән: 13 яшьлек яшүсмер һәлак булган

13 яшьлек яшүсмер Татарстанның Лениногорск районында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган, дип хәбәр итте ТР прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев.

Фаҗига көндез Иске Шөгер авылы тирәсендә була. Балигъ булмаган ВАЗ-2106 йөртүчесе куркынычсыз тизлекне арттырган, грунт юлында идарәне югалткан һәм машинаны әйләндергән. Автомобильдә булган 13 яшьлек пассажир алынган җәрәхәтләрдән урында һәлак булган. Машина йөртүче һәм икенче балигъ булмаган пассажир хастаханәгә озатыла.

Фаҗига урынына Ленигорск шәһәр прокуроры Алексей Панишев чыккан. Күзәтчелек ведомствосы процессуаль тикшерүне башлаган.


Фикер өстәү