Татар эстрадасы җырчысы, сәламәтлеге белән бәйле рәвештә, сәхнәгә үкчәсез аяк киеме белән чыгачагыy әйткән

Татар эстрадасы җырчысы Чәчкә соңгы вакытта аяклары авыртуга зарлана иде. Бу проблема белән ул табибларга мөрәҗәгать иткән. 3 сәгать медицина тикшерүләре уздырганнан соң, җырчыга тиешле дәвалану курсы билгеләгәннәр, өйдә эшләргә кирәкле күнегүләрне дә өйрәткәннәр.

Чәчкә аяклары авыртып интектергән «подписчик»ларына: «Күпме вакыт «үтәр әле» дип йөрдем, бүген «күптән бармыйча» дип сүктем үземне. Озакка сузмагыз, табибка барыгыз», – дип киңәш иткән. «Беренче баруда ук авыртуны бетереп булмый. Ләкин бүген үк җиңеллек сиздем. «Напряжение»се кимеде, аякларым мамык кебек», – дигән ул.

Моннан соң җырчыга уңайлы, кысмый торган аяк киеме кияргә туры киләчәк. Җырчы алдагы сезонда үзенең үкчәсез аяк киеме белән сәхнәгә чыгачагын да яшермәгән.

 


Фикер өстәү