Гөлназ Сәфәрова улы турында: «Кызу канлы псих… нәкъ минем кебек»

Алып баручы Гөлназ Сәфәрованың улына 12 яшь тулган. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итте.

«2011 елның 21 августында әни булдым. Мин гомерем буе аның белән яшәгән кебек, ул миңа дус та, иптәш тә, кайвакытта әти дә кебек. Акыллы, тәртип яратучы-педант, үзсүзле, максатчан, туры сүзле, бер урында утырып тора алмый торган, кызу канлы псих. Нәкъ минем кебек, нәкъ мин теләгәнчә. Әтиең белән бездән сиңа бары бер теләк: Ходайның яраткан улы бул, Айдан», – дип язган Гөлназ әниләрчә яратып һәм шаяртып.

«Туган көненә эт сорады, ел буе сорады. Валлаһи, озак көрәштем. Аллаһка тапшырып, алырга булдык», – дип, нәрсә бүләк итүләре хакында да хәбәр иткән ул.


Фикер өстәү