«Ир кешенең судта хатынымнан аерылырга телим дип әйтүе талак әйтү булып саналмый»

Ирем аерылышырга гариза бирде. Берничә көннән суд утырышы булачак. Әгәр ирем судта: «Мин хатынымнан аерылырга телим», – дип әйтсә, бу инде талак әйтү белән бер булып саналамы? Ул шул сүзләрне әйткәч, суд рәсми рәвештә аергач, безнең никах та автомат рәвештә өзелгән булып саналачакмы? Әллә никахны аерым өзәсе булачакмы?

Булат Мөбәрәков, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые:

– Юк, ир кешенең судта хатынымнан аерылырга телим дип әйтүе талак әйтү булып саналмый. Бу – теләк белдерү генә. Ә менә суд сезне рәсми рәвештә аерган һәм ирегез үзенең ризалыгын белдергән вакытта бу бер тапкыр талак әйтү булып санала. Талак әйтүнең шартлары нинди? Әгәр ир кеше үзенең хатынына: Мин сиңа талак бирәм», – дип әйтә икән, ул бер талак булып санала. Аннан соң яңадан кушылырга була.  Ике тапкыр әйтсә дә, мондый мөмкинлек саклана. Әгәр инде ир кеше өч талак әйтә икән, бу очракта инде алар кире кушыла алмыйлар. Ник дигәндә, Аллаһы Тәгаләнең әмере бар һәм ул «талак»ларның санын чикләде. Ир кеше талак әйткәндә шаһитлар булу шарт түгел.


Фикер өстәү