Газетага язылу

Киләсе атна башында Татарстанда җылыта

Киләсе атна башында Татарстанда 26 градуска кадәр җылыначак һәм яңгырлар башланачак. Бу хакта ТР гидрометүзәге сайтында хәбәр ителә.

Дүшәмбе көнне, 4 сентябрьдә, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Төнлә +8 градуска кадәр суытачак, көнбатышта - +11 градуска кадәр. Көндез һава +26 градуска кадәр җылыначак, шул ук вакытта төньяк-көнчыгыш җиле көндез урыны белән 12 м/с ка кадәр җитәчәк.

Сишәмбе урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә +11 градус, көнбатышта +14 градуска кадәр. Көндез +21 градуска кадәр җылына.

Чәршәмбе, 6 сентябрьдә, кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез кайбер урыннарда җил 13 м/с ка кадәр җитә. Төнлә температура - +11 градус, көнбатышта - +14 градуска кадәр. Көндез һаваның максималь температуралары +25 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре