Газетага язылу

Сәдака бирер кеше... юк?!

Сәдака бирү турында сүз чыкса, еш кына, хәзер инде мохтаҗ кеше юк, сәдаканы кемгә бирергә дә белмәссең, дигән сүзләрне күп ишетәсең.

Тик чынбарлыкта хәлләр алай ук мактанырлык түгел. Авылларда, мәсәлән, хәзер күп йортларда өлкәннәр генә яши. Парлы булып картайган, ике пенсия алган кешеләрне әле урта хәллегә кертеп буладыр (анысы да чагыштырма гына инде). Бер пенсиягә генә яшәүче кешегә авылда да, шәһәрдә дә тормыш итү җиңелләрдән түгел. Бәяләр арта, яшәү кыйммәтләнә, пенсиянең арткан санаулы сумнары гына (сүз дә юк, арттыруларына рәхмәт) аларны куып тота алмый. Бер яктан, пенсия ала – мохтаҗ түгел кебек, ә икенче яктан, ул акчаны бик санап, кысып тотканда гына гади ихтыяҗларга җиткерә торган шул. Элеккедән – эшләп торган чактан җыйган «мая»сы булмаса, балалары тәрбиясендә тормаса (ә читтәгеләрнең үз тормышы, күбесе ипотека түли) бүген алар да мохтаҗ санала ала торгандыр.

Алар гына да түгел. Тормыш булгач, авыр хәлдә калган кешеләр дә шактый бүген. Күңеле буш булмаганнарга ярдәм кулы сузардай кешеләр гел очрап тора. Теге яки бу сәбәпле ярдәм сорап язучылар (авыручылар, бәла-казага юлыгучылар), картлар, ятимнәр йортларында тәрбияләнүчеләр, авыр хәлдә калып та, язмышына ризалашып, үз көнен үзе күрергә тырышучылар... саный китсәң, андыйлар шактыйга җыйнала. Бигрәк тә рамазан аенда кемдер үзе, кемнәрдер башкалар язмышы өчен борчылып, ярдәм кулы сузуны башка айлардан да күбрәк оештыра. Быел да әнә «фидия, фитыр сәдакагызны бирер кешең булмаса» дип, телдән дә, телефонга да күпме кешедән тәкъдимнәр килде. Әйткән, җибәргән кешеләргә рәхмәттән башка сүз юк. Аларны ишеткән, укыган саен, сәдака бирергә кеше юк, дигән сүзләрнең пәрдә генә булуын аңлыйсың, андыйлар бик күп, кемгә бирим, кайсыларын сөендерим, дия торган икән бит дисең. Кабуллардан гына булсын.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре