9 сентябрьдә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Шимбә – 9 сентябрьдә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, андагы бәяләр, продукция төренә карап, кибетләрдәге уртача бәядән 4–50 процентка  арзанрак булачак. Ярминкәләр Казанда – 14 мәйданчыкта, шулай ук Чаллы һәм Яшел Үзән районнарында – икешәр, Түбән Камада – өч мәйданчыкта һәм 14 районда үткәреләчәк.

Ярминкәгә азык-төлекне районнарның авыл хуҗалыгы сәнәгате оешмалары китерәчәк. Сәүдә 23 декабрьгә кадәр  һәр атна саен гөрләячәк.


Фикер өстәү