Яшел Үзән районында лифт җитештерә башлаячаклар

«Татлифт» компаниясенең лифт җитештерү сәнәгате агымдагы елның ноябрендә эшли башлаячак. Бу хакта «РОСТКИ» халыкара форумында компаниянең генераль директоры Гөлшат Заһидуллина әйтте.

Аның сүзләренә караганда, завод төзелеше өч этаптан торачак, әлегә аның беренче этабы әзер. Сәнәгать мәйданында елына 3 мең лифт ясарга ниятлиләр.


Фикер өстәү