Орлыклар әзерлибез. «Моның өчен бик кулай вакыт»

Кайбер бакчачылар, кибеттәгеләренең еш кына сыйфатсыз булып чыгуы сәбәпле, яшелчә орлыкларын үзләре әзерли. Әлбәттә, гибрид сортларга кагылмый бу. Моның өчен бик кулай вакыт җиткәнен исәпкә алып, агроном Татьяна Мирончик киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Помидор

Орлыкка калдыру өчен төп сабакта үскәнен һәм беренчеләрдән булып өлгергәнен сайлап алабыз. Бик нык пешеп, йомшарган помидорны урталай кисәбез. Орлыкларын чәй кашыгы белән алабыз. Әчетеп, орлыкларны тышчасыннан аерабыз. Моның өчен аларны пыяла яки пластик савытка салып, үз согында 3–4 көн тотабыз (бүлмә температурасы +25 градус чамасы булса әйбәт). Орлыклар тышчасыннан тизрәк аерылсын өчен савытны әледән-әле селкеткәләп торабыз. Әчү процессы төгәлләнгәч, өскә калкып чыккан зәгыйфьрәкләрен түгәбез, ә төпкә утырып калганнарын краннан агып торган суда юабыз. Ләкин су җылымса гына булырга тиеш. Кайнаррак булса, юганнан соң кайбер сорт орлыклар бүртә башларга мөмкин.

Татлы борыч

Орлыкка дигәнен (аскы ботактагысын калдыру әйбәтрәк, чөнки тизрәк өлгерә) тулысынча өлгереп җиткәнче куагыннан өзмибез. Өзгәч, бүлмәдә 1–2 көн тотабыз. Шуннан, үзәгенә тимичә генә, борычның өске өлешен кисеп алабыз. Кипшерсен өчен коры урынга куябыз. Үзәгендә урнашкан орлыкларга (борычның эчке өлешендәге – бүлгеләрендәгеләргә орлыкка калдыру өчен ярамый) гына игътибар итәбез. 2–3 көн узганнан соң, орлыклар аз гына тиюгә үк коела башлагач, бер-ике көн кояшлы урында тотабыз. Кояш нурлары тәэсирендә алар тизрәк кибә, берочтан авырулары да юкка чыга. Мондый орлыклар күләгәдә киптерелгәннәреннән озаграк шытып чыгарга мөмкин. Ләкин сыйфаты яхшырак булачак.

Әгәр борыч түтәлдә өлгереп җитмәсә (сортына карап, кызара яки сарылана гына башласа), аны тәрәзә төбендә өлгертеп җиткерүдән мәгънә юк. Бу очракта, орлыкларын алып, киптерергә, шуннан 3–5 көн буе +45…+50 градуслы температурада тотарга кирәк. Болай эшләгәндә, орлыклар сыйфатлы булачак.

Баклажан

Орлыклык баклажанны, көннәр аяз торса, ничек тә озаграк куагында тотарга тырышабыз. Шуннан соң әле тагын 2–3 ай буе бүлмәдә өлгертеп җиткерү таләп ителәчәк. Өлгереп җитмәгәненең орлыклары начар тишеләчәк.

Баклажан, тулысынча йомшарып, зәңгәрсу-коңгырт төскә кергәч, урталай ярабыз да, орлыкларын алып, киптерергә куябыз. Орлыкларны юарга кирәкми.

Шул рәвешле кабак, ташкабак, гомумән, теләсә кайсы яшелчә орлыгын үзебез әзерли алабыз.


Фикер өстәү