Җырның милләте юк. Казанда «СоТворение» фестивале башланды

«Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда «СоТворение» халыкара музыка фестивале башланды. Ике көн дәвамында сигез илдән килгән 150 музыкант 90,5 тонналы сәхнәдә чыгыш ясаячак. Шимбә кичендә хәтта Виктор Цойны да ишетеп булачак. Программада тагын ниләр бар соң?

Кемнәр катнаша?

Казан ике көнгә музыкаль башкалага әвереләчәк. Шәһәр үзәгендә Россия генә түгел, Һиндстан, Бразилия, Әрмәнстан, Африкадан килгән музыкантларның да чыгышлары көтелә. Бу хакта чарага багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр. Катнашучыларның географиясе белән беррәттән, фестивальдә яңгыраячак музыкаль стильләр дә шактый киң, төрле. Әйтик, Кытайның «DaWangGang» регги-төркеме солисты Иджоо Сонг үзләре башкарачак көйләрнең моннан ике-өч мең ел элек барлыкка килүе турында сөйләде. Ә Көньяк Африка Республикасыннан килгән Nomfusi атлы җырчы үзләренә генә хас булган башкару үзенчәлекләрен журналистларга көйләп үк күрсәтте.

– Миңа калса, музыка кешеләргә хис-кичерешләр бүләк итәргә тиеш. Африкадан ук алып килгән җырларым да мине тыңлаган кешеләрне битараф калдырмас дип өметләнәм, – диде ул. Чыннан да, калдырмас кебек шул.

Шулай ук фестивальгә данлыклы «Кино» рок-төркеме килүе дә көтелә. Үз чыгышларында алар заманча технологияләр ярдәмендә Виктор Цойга «кушылып» җырларга ниятли. Ягъни фестиваль кунаклары танылган җырчының сурәтен дә күреп, тавышын да ишетә алачак.

Билгеле, фестивальдә татар җырлары да яңгыраячак. Татар музыкасы өчен җаваплы итеп Артур Исламов, Juna һәм Gauga төркемнәре сайланган.

Ике көнне дә концертлар 14.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Әһәмияте нидә?

Бу сорауга Казан мэры Илсур Метшин җавап бирде. Беренчедән, шәһәр халкы һәм кунаклары моңарчы бер дә ишетелмәгән музыка белән таныша алачак. Ягъни, Метшин сүзләре белән әйтсәк, чара белем эстәү вазыйфасын да башкара. Кемнәрдер исә яраткан җырчыларын тыңлап күңел ачар. Ә шәһәр һәм республика яңа дуслар табар. БРИКСка кергән илләрдән дә музыкантлар чакыру юктан гына туган фикер түгел икән.

– Без хезмәттәшләребез, яңа дусларыбыз ягына карарга, фестивальгә аларны чакырырга булдык. Бу фестиваль соңгы елларда формалашкан вазгыятьне дә чагылдыра, – диде бу хакта Илсур Метшин. – Моннан 10 еллап элек без «Сотворение мира» фестивален уздыра идек. Шәһәр халкы әлеге форматны сагынган, бүген һәм иртәгә узачак «СоТворение» фестивале – күпсанлы сораулар һәм үтенечләргә җавап та ул.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү