Россиядә медицина оешмалары хезмәткәрләренә эш урынында Apple продукциясеннән файдалануны тыярга мөмкиннәр. Бу хакта “Российская газета” сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецовның “Коммерсантъ” хәбәрчесе белән әңгәмәсенә таянып яза.
Моннан тыш WhatsApp, Viber, Skype, Microsoft Teams һәм Google кушымталарына да чикләүләр кагылачак.
Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең кемнең хисабына үз смартфоннарын алыштырырга тиешлеге турында әйтелмәгән.