Ришат Төхвәтуллин хатыны Алия белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин хатыны Алия белән Казанда хәйрия концертында катнашкан, дип хәбәр итә “ТНВ”. Концерт махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән оештырылган.

Иҗади гаилә пары тамашачыларны тәмам әсир иткән. Артистларны, алкышлар һәм чәчкәләргә күмеп, бик озак сәхнәдән җибәрмәгәннәр. Алар концерттан видеоязмаларны социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә урнаштырган.

Тамашада Линар Шаймөхәммәтов, Камал, Мөлек, Искәндәр Вәлиев, Эльвира Мифтахова һәм Раяз Фасихов, башка артистлар катнашкан. Аннан кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә җибәреләчәк.


Фикер өстәү