«Нечкәбил» бәйгесенең ярымфиналында катнашучылар: «Бәхет үз кулыбызда!»

Бәхет үз кулыбызда! Республика күләмендә узучы «Нечкәбил» бәйгесенең ярымфиналында катнашучылар әнә шулай ди. Биредә тормышның ямен, гаиләнең кадерен белүчеләр җыелган. Йөзләреннән нур бөркелә, итәк тулы балалары, янәшәдә хәләле, туганнары аларның. Матур гаиләнең ничек яшәвен, бер-береңә, туганнарыңа булган хөрмәтне бу бәйгедә күреп була.

Әлеге бәйге быел 18 нче мәртәбә уздырыла. Ярымфиналда республиканың төрле район-шәһәрләреннән килгән 30 гаилә катнашты. Әлегә финалга чыгучыларның исемнәре билгеле түгел, аларны соңрак беләчәкбез. Хикмәт нинди урын алуда да түгел. Казан сәхнәсенә чыгып баскан һәр гаилә җиңүче! Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова әнә шулай ди.

– Бу – бик матур гаилә бәйрәме. Сезне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт» оешмасы исеменнән сәламлим. «Нечкәбил» бәйрәме гаилә кыйммәтләре турында сөйли. Биредә гореф-гадәт, милли йолаларны онытмаучы гаиләләрне үрнәк итеп күрсәтәләр, – ди Римма Ратникова. – Хәзерге яшьләр бәби табарга ашыкмаса, монда катнашучылар күп итеп бала үстерә. Ә бит хатын-кызның матурлыгы – ана булуда. Дөрес, сәхнәгә чыгу җиңел эш түгел. Үз гаиләңне башкаларга күрсәтү тагын да катлаулы. Хатыннары янәшәсендә торган ирләргә рәхмәт. Гаиләгез өчен янып яшәвегез белән үрнәк сез!

«Нечкәбил» бәйгесен оештыручы Изольда Жуйкова да чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады.

– «Нечкәбил» бәйгесе Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев хәер-фатихасы белән башланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та ярдәм итеп тора. Быел әле Алабуга шәһәрендә бер бәйрәмдә Рөстәм Миңнеханов белән очраштык. «Фестиваль ни хәлдә?» – дип сорады. 18 ел буе алып барган эшебезгә сокланды, рәхмәтен җиткерде, – ди Изольда Жуйкова. – Бу бәйге гаиләләрне берләштерә, алардагы җылылыкны саклый, мәхәббәтне ныгыта.

«Нечкәбил» бәйгесендә язмышлары «ВТ» газетасында бәян ителгән гаиләләр дә бар иде. Тукай районының Сәмәкәй авылында яшәүче Әлфирә һәм Раиф Исхаковлар үзләренең ике уллары янына ике ятим кыз баланы да сыендырган. Олы кызлары Альбинага 23 яшь икән инде.

– Ике кызым да медицина көллиятен тәмамлап, шәфкать туташлары булып эшли. Әле шатлыклы хәбәребез дә бар – бу атнада Альбинамның никахы. Бәхетләре булсын инде балаларымның, – ди Әлфирә апа.

Кукмара районының Пүчинкә-Сутер авылында 13 бала үстерүче Роза һәм Владимир Шәйфетдиновлар гаиләсенең язмышын да укучыларга бәян иткән идек. Бәйгедә күреп, алар өчен тагын бер кат сөендек. Кама Тамагының Антоновка авылында яшәүче, республика буенча узган күп кенә экология бәйгесе җиңүчеләре Айгөл һәм Ринат Шәйхәйдәровларны да белә укучыларыбыз. Алар 12 ел эчендә 50 меңнән артык агач утыртканнар.

Шәһәр-районнардан килгән гаиләләр янәшәсендә район башлыгы урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчеләре, мәдәният бүлегендә эшләүчеләр дә бар иде. Әмма арада җитәкчеләрнең игътибарын күрмәгән гаиләләр дә очрады. Андыйларның берсенең чыгышына бәя бирергә туры килде. Затлы киемнәр, шәп музыкаль чыгыш, бизәлеш булмаса да, бу гаиләдә мәхәббәт яши икән, дидек без. Ир белән хатынн бәхеттә йөзәләрмени!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү