Студент кызны үтергән «Реальные пацаны» сериалы актеры колониядән махсус операциягә киткән

«Реальные пацаны» сериалында эпизодик рольләре буенча билгеле Пермь актёры Александр Килин колониядән махсус хәрби операциягә киткән. 2015 елдан ул Соликамск төзәтү учреждениесендә утырган.

59.ru порталы мәгълүматлары буенча, быелның июлендә Килин СВО зонасыннан хезмәттәге иптәшләре белән фотолар урнаштырган, ә август ахырында — камуфляжда һәм бронежилетта селфи «элгән». Журналистлар белән сөйләшүдә ул җәйдән чыннан да фронтта булуын раслаган, әмма хәзер Луганск хастаханәләренең берсендә яралану белән ятуын әйткән.

Исегезгә төшерәбез, Килинны 2015 елда яшь кызны көчләүдә һәм үтерүдә гаепле дип таптылар. ВШЭ ның 19 яшьлек студенткасы тәнен 2014 елның август ахырында Садовый микрорайонында балалар мәйданчыгы янында табалар. Тикшерү версиясе буенча, көчләүдән соң актер аның башына унике тапкыр таш белән суккан. Нәтиҗәдә, хакимнәр суды Килинны 18 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул вакытта аңа 23 яшь иде, 18 елга ирегеннән мәхрүм ителде.


Фикер өстәү